Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият түләүләре 4,8 процентка артачак
2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият түләүләре 4,8 процентка артачак. Пенсияләрне индексацияләү турында Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча уртача иминият пенсияләре 2023 елда 21 864 сумга кадәр артачак. Эшләмәүче гражданнарның 1 июньнән 10 процентка индексацияләнгән иминият пенсияләре 1 гыйнвардан өстәмә рәвештә 4,8 процентка индексацияләнәчәк», – дип аңлаттылар ведомствода.
2023 елга Социаль фонд бюджетына 9,5 триллион сум акча салынган, шуларның якынча 9 триллионы иминият пенсияләрен түләүгә тотылачак.
2022 ел башына булган мәгълүматларга караганда, Россиядә эшләмәүче пенсионерлар өчен уртача иминият пенсиясе 19 017 сумга җиткән. Ел ахырына, июнь аенда индексацияне исәпкә алып, бу күрсәткеч 20 864 сум булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз