news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 гыйнвардан Россиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм пенсияләр артты

2025 ел башыннан Россиядә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм пенсияләр артты. Бу хакта «Российская газета» яза.

РИА Новости искәрткәнчә, табиб, педагог, социаль хезмәткәр һәм мәдәният хезмәткәре, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакы 13,2 процентка индексацияләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росстандарт, Роспотребнадзор һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары да шулкадәр арта.

Шул ук вакытта депутатларга, сенаторларга һәм судьяларга индексация кагылмаячак, дип билгеләп үтелә.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан пенсияләр дә арта. Алар 7,3 процентка индексацияләнә. Бу чара эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарга да кагылачак.

Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин хәбәр иткәнчә, 2025 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24059,12 сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot