news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан пенсияләр һәм яшәү минимумы арта

Ел башыннан пенсияләр арта, аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие барлыкка килә, ә ана капиталыннан 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүне теләсә кайсы балага рәсмиләштерергә мөмкин булачак. «Российская газета» шул турыда яза.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 1 гыйнвардан традицион индексацияләнә – алар 4,8 процентка артачак. Өстәлгән акчаның уртача күләме бер мең сум тәшкил итәчәк. Ә пенсиянең уртача күләме 22 мең сумга кадәр җитәчәк.

Яңа елдан яшәү минимумы –  3,3 процентка, ә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 6,3 процентка артачак. Ил буенча уртача яшәү минимумы җан башына – 14 375 сум, эшкә яраклы халык өчен – 15 669 сум, пенсионерлар өчен - 12 363 сум, балалар өчен – 13 944 сумга җитәчәк. Минималь хезмәт хакы күләме 2023 елның 1 гыйнварыннан 16 242 сум тәшкил итәчәк.

Авыру аркасында эшкә яраксызлык белешмәсе (больничный лист) буенча максималь түләү күләме дә арта. Хезмәт килешүе буенча сигез еллык хезмәт стажы булган хезмәткәрләр өчен максималь сумма бер көнгә 2736,99 сум һәм бер айга 84 846,69 сум тәшкил итәчәк.

1 гыйнвардан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга каралган бердәм пособие алу турындагы закон да үз көченә керә. Яңа ярдәм чарасы аз керемле гаиләләр өчен моңа кадәр булган түләүләрне берләштерә. Бердәм пособие кертү түләүләрне гаиләдәге барлык балаларга дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды бүлекчәләрендә бер гариза буенча рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100