news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 гыйнвардан пенсиягә 10 мең сум өстәлә: Татарстанда бу кемнәргә кагыла

1 гыйнвардан пенсиягә 10 мең сум өстәлә: Татарстанда бу кемнәргә кагыла
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак. Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында.

Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot