Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 гыйнвардан Казан-Йошкар-Ола шәһәр яны поездлары көн саен йөри башлый
1 гыйнвардан Казан-Йошкар-Ола шәһәр яны поездлары көн саен йөри башлый. Элегрәк алар пассажирларга җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәткән. Маршрутта ел әйләнәсе ике поезд эшләячәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
6385нче номерлы шәһәр яны поезды Татарстан башкаласыннан 8:20 сәгатьтә юлга кузгала. Йошкар-Олага пассажирлар 11:06 сәгатьтә килеп җитәчәк.
6383нче номерлы электр поезды Казаннан 14:30 сәгатьтә китәчәк, Мари Эл Республикасы башкаласында ул 17:10 сәгатьтә булачак.
Йошкар-Оладан 6382нче номерлы электр поезды 07:39 сәгатьтә юлга кузгала, Казанга 10:19 сәгатьтә килеп җитәчәк.
6384нче номерлы шәһәр яны поезды Йошкар-Ола станциясеннән 17:45 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Татарстан башкаласына пассажирлар 20:50 сәгатьтә киләчәк.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз