news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 4,8 процентка арта

2023 ел башыннан эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясе 4,8 процентка артачак, аның уртача күләме 21 864 сум тәшкил итәчәк.

Социаль фонд бюджетында пенсияләр түләүгә 9,5 трлн сумнан артык акча каралган, шуларның 9 трлн сумы иминият пенсияләренә юнәлдереләчәк. Бу хакта РИА Новостига хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов сөйләде.

2023 елның 1 июненнән индексация инфляция күрсәткечен 2,6 процентка узып китәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100