news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 гыйнвардан «Дәүләт хезмәтләре» порталында дәүләт пошлинасын түләүгә ташлама бетерелде

1 гыйнвардан «Дәүләт хезмәтләре» порталында дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташлама гамәлдән чыгарылды. Ташламаны 2017 елдан бирле кулланырга мөмкин иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Элегрәк Россиядә яшәүчеләр, мисал өчен, яңа үрнәктәге чит ил паспорты өчен түләгәндә шул ташламадан файдалана ала иде. Ташламаны исәпкә алып, ул 5 мең урынына 3,5 мең сумга төшкән.

Башта чара 2019 елга кадәр гамәлдә булачак дип уйланылган иде, ләкин аны 2021 елга кадәр, ә аннары 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайттылар.

Автомобиль штрафларын 50 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге гамәлдә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100