news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Иран консуллыгы “Татар-информ”га нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, Оксфордның глобаль телләр проектына татарча-инглизчә сүзлек өстәлде.

Иран консуллыгы “Татар-информ”га нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде / Казанда Иран генераль консулы вазифасын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды.

Оксфордның глобаль телләр проектына татарча-инглизчә сүзлек өстәлде / Татар теле Oxford Global Languages телләр проектына кергән беренче төрки тел булды.

Радик Сабиров яшь язучыларның мәгълүмат базасын булдыру кирәклеген әйтте / “Идел” журналының баш мөхәррире "Яшь язучылар берлеге" оештыру тәкъдименә ачыклык кертте.

Ландыш Нигъмәтҗанова татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный / Татар эстрадасының алга китмәвен җырчы дәүләт ярдәме булмаудан, дип саный.

Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуны Милли музей зурлап билгеләп үтә / Чаралар 4 февраль көнне 12.00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Илшат Рәхимбай Татарстанда яңа фильм өчен кастинг үткәрергә җыена / Татар кинорежиссеры тулы метражлы "Алмачуар" фильмы өчен Татарстан районнарында артистлар сайлаячак.

Владивосток шәһәре башлыгы Виталий Веркеенко мәчет төзү идеясен хуплады / Приморье краеның «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның шәһәр башлыгы Виталий Веркеенко белән очрашуы узды.

Торак-туплау кооперативы аша фатир алу классик ипотекага караганда арзанрак / «Түгәрәк өстәл» янында шәригать буенча торак алу шартлары хакында сөйләштеләр.

Татарстанда халык белән эшләүче иң актив депутлар билгеле булды / Исемлеккә Разил Вәлиев, Юрий Камалтынов, Леонид Барышев, Марат Садыйков һәм башка депутатлар кергән.

«Дулкыннар» бәйгесе татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага багышлана / Бөтен Россиядән мәктәп укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар бәйгедә катнаша ала.

Камал театрының «Искән җилләр көенә» спектакле онлайн бара / 1 февральдән Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100