news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральгә кадәр укучылар БДИ тапшырасы фәннәрен төгәл ачыкларга тиеш

Гомуми урта белем турында аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча имтихан бирергә кирәк.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). 11 нче сыйныф укучыларының сайлап алына торган имтиханнарын төгәл билгеләү өчен ике атнадан да азрак вакыты калып бара. 1 февральдән соң Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИда катнашуга гаризалар кабул итүне туктата. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаризада күрсәтеләсе предметлар саны төрле булырга мөмкин. Әмма рус теле һәм математика буенча имтихан үзгәрешсез калды һәм элеккечә гомуми урта белем турында аттестат алуга нигез булып тора.

2020 елда аларны 670 мең унберенче сыйныф укучысы тапшырырга тиеш. Калган фәннәрне укучылар үзләре сайлап ала.

Төп ориентир - югары уку йортлары сайтлары. Аларда һәр юнәлеш буенча кирәк булган БДИлар исемлеге бастырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100