news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 февральдән Россиядә түләүләрнең 40тан артык төре индексацияләнә

1 февральдән Россиядә 40тан артык түләү, компенсация һәм пособие күләме 7,4 процентка арта. Индексация 20 миллионга якын россиялегә кагыла. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте ТАСС агентлыгына сөйләгән.

Хәзер «2024 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын раслау турында» карар проекты җәмәгатьчелек фикер алышуларын уза.

«Гомумән алганда, 40тан артык төрле түләү, пособие һәм компенсация 7,4 процентка индексацияләнәчәк: ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, баланы карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, айлык иминият түләве һәм башка социаль ярдәм чаралары», — дип белдерделәр ведомствода.

Элегрәк Татарстанның Социаль фондында февральдән бала карау буенча пособиене арттыру турында сөйләгән иделәр. 2023 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган закон нигезендә, әлеге пособие әти-әнинең эшләве яки декрет ялында булуына карамастан бирелә башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot