news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральдән Россиядә кайбер социаль түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр индексацияләнде

1 февральдән социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 11,9 процентка индексацияләнде. РФ Хөкүмәте 30 гыйнварда кабул иткән шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Индексация балалы гаиләләр өчен пособиене, ана капиталын, инвалидлар һәм ветераннарга түләүләрне, җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан социаль иминиятләштерүне, радиациядән (шул исәптән Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында) зыян күргән гражданнар өчен компенсацияләрне (һ.б.) үз эченә ала.

Беренче балага ана капиталы күләме 587 сумга диярлек артачак. Бу узган елга караганда 62,5 мең сумга күбрәк. Үз чиратында, икенче балага ана капиталы 775,6 мең сум (82,5 мең сумга артыграк) чамасы тәшкил итәчәк.

Ел саен 1 февральдән моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100