Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 февральдән Россия Геройларына түләүләр 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк
Россия һәм СССР Геройларына, шулай ук Дан орденының тулы кавалерларына айлык түләүләр 1 февральдән 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
«Февраль индексациясеннән соң 5,6 процентка Россия Геройларына, СССР Геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына айлык түләү 103 693 сум тәшкил итәчәк. Хезмәт Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары өчен түләү күләме 76 458 сумга җитәчәк», - диде Нилов.
Парламентарий әлеге түләүләр дәүләт һәм җәмгыять алдындагы аерым казанышларны тану сыйфатында билгеләнә, дип искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, индексация әлеге мөһим социаль кызыксындыру чараларының сатып алу сәләтен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз