news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

1 февральдән Дәүләт хезмәтләре порталына биометрия аша керергә мөмкин булачак

1 февральдән «Дәүләт хезмәтләре» порталына биометрия аша керергә мөмкин булачак. Эксперт фикеренчә, ике факторлы аутентификация (логин һәм пароль аша SMS буенча расланган) порталга керү өчен иң куркынычсыз ысул булып кала.

Биометрия аша дәүләт хезмәтләре порталына бердәм биометрик системада теркәлгән һәм әлеге сервисны куллануга ризалык биргән кулланучылар керә алачак, дип билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта бердәм биометрик системада банк бүлекчәләрендә теркәлергә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100