news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 февральдән ТРэлектр челтәрләренә технологик ялганыш тарифлары уртача 30 процентка төште

Моңарчы республикада электр челтәрләренә технологик ялганыш буенча 2006 елда ук кабул ителгән тарифлар гамәлдә булган

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның 1 февраленнән Татарстанда электр челтәрләренә технологик ялганыш тарифлары уртача 30 процентка төшерелде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина хәбәр итте.

Аның аңлатуынча, моңарчы республикада электр челтәрләренә технологик ялганыш буенча 2006 елда кабул ителгән тарифлар гамәлдә булган. Ягъни шул чордан бирле ставкаларны күтәрүгә юл куелмаган. Быелгы кимү ягына бу үзгәрешләр кече һәм урта бизнес субъектлары мөрәҗәгатьләрен, алар мәнфәгатен истә тотып башкарылган.

Марина Фәйрушина белдергәнчә, бүгенге шартларда кече бизнеска килә торган йөкләнешне киметүдә электр челтәрләренә ялганыш тарифларын киметү мөһим роль уйный. Билгеле булганча, моны хәл итү вәкаләте республикада “Челтәр компаниясе” ААҖ һәм республика хакимияте кулында. Шул рәвешле, Татарстан илдә беренче булып шушы адымны ясаган. “Тарифлар, гадәттә, инфляция процессларын күздә тотып үзгәртелә- арттырыла. Ләкин тариф үзгәрешенә оптимальләштерү процессларының йогынты ясавын да онытырга ярамый. Бездә дә электр компанияләренең егәрлекләрен оптимальләштерү уздырыла. “Челтәр компаниясе”ААҖ чыгымнарын оптимальләштерә. Бу процессларның барысы да тарифларны киметү мөмкинлеген бирә”, - ди комитет җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, компанияләр шул рәвешле тарифларны киметеп тагын да күбрәк клиентлар җәлеп итү белән кызыксына.

Узган ел ахырында ТР Тарифлар комитеты идарәсе 15 кВт ка кадәрге егәрлектәге технологик ялганыш өчен юридик һәм физик затларга 550 сум күләмендә ташламалы тариф раслаган иде. Ул быел да гамәлдә булачак. Быел шулай ук 15 кВТ тан 100 кВт ка кадәрге көчәнештәге энергия кабул итү җайланмалары белән җиһазландырылган кече һәм урта бизнес субъектлары технологик ялганыш өчен түләүләрне хакыйкатьтә ялганыш датасыннан башлап 3 ел эчендә ваклап түли ала. Моның өчен башта бары 5 проценты күләмендә аванс кертү мөһим. Марина Фәйрушина белдергәнчә, “Челтәр компаниясе”ААҖ электр челтәрләренә ялганышның хәзер кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен альтернатив тариф буенча түләү мөмкинлеге дә бар. Ул стандартлаштырылган тариф ставкасы дип атала.
Республика төбәкләрендә “яшел зона” дип йөртелүче производство мәйданнарының резерв егәрлеген һәм трансформатор подстанцияләренә төшкән йөкләнешне өйрәнү буенча мониторинг уздырылган. Бу кече һәм урта бизнес мөмкинлекләрен өйрәнү өчен кирәк. Марина Фәйрушина бу зоналарда ташламалы тарифлар буенча ялгану ихтыяҗын белдерде. Республиканың “Технополис”, “Кама Аланы”, “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” кебек индустриаль паркларында эшләүче эшмәкәрлек субъектларына да ташламалы тарифлар белән ялгану мөмкинлеге бирелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot