news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 февральдән Татарстанда электричкаларда банк карталары белән түләп булмаячак

Барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Татарстанда шәһәр яны поездларында билетларны банк карталары белән алып булмаячак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Мондый карар „Содружество“ шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында тотрыклы интернет булмау сәбәпле кабул ителде. Барлык банкларның һәм түләү системаларының банк карталары түләүгә кабул ителмәячәк», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Әгәр пассажир юл йөрү өчен акча түләүдән баш тартса, аңа билетсыз йөргәне өчен штраф салыначак. Аны поезддан поезд якындагы станциядщ тцшереп калдырачаклар.

Шул ук вакытта барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot