news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральдән Россиядә яшәүче һәркем "Ерак Көнчыгыш гектары"на хокук алды

Ерак Көнчыгыш үсеше министрлыгы кимендә 70 мең гариза җыярга ниятли.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). 1 феральдән Россия Федерациясендә яшәүче һәр гражданин “Ерак Көнчыгыш гектары”н түләүсез файдалана ала. Ерак Көнчыгыш үсеше министрлыгы бу башка төбәк кешеләрен Ерак Көнчыгышка җәлеп итү өчен иң яхшы мөмкинлек дип саный. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

“1 февраль көнне гаризалар бик күп килергә мөмкин”, – дип бердергән иде үткән ел Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевнең вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында вице-премьер Юрий Трутнев. Ул вакытта вице-премьер Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларын китерде. Алар буенча Россиянең 6 процент халкы “Ерак Көнчыгыш гектары”н төгәл алачак, ә 7 проценты әлегә бу хакта уйлый дип белдергән. “Тулаем алганда, бу 10 млн. кеше дигән сүз. Безнең өчен бу җитди сынау булачак”, – дип белдергән иде Трутнев.

Чәршәмбе көнне “Российская газета”да басылган интервьюсында ул хәзергә “Ерак Көнчыгыш гектары”на 36 мең кеше гариза бирде, дип белдергән.

Россия Федерация хакимияте “Ерак Көнчыгыш гектары” канунына төбәккә күбрәк халыкны җәлеп итү чарасы итеп карый. Хәзер исә анда барлыгын 6,2 млн. кеше яши.

“Ерак Көнчыгыш гектары” турында федераль канун үз көченә 2016 елның 1 июнендә керде. 1 февральдән исә Россиянең теләсә кайсы гражданы бу төбәктән җир сайлап алу хокукына ия булды.

Закон буенча, килешү нигезендә кешегә җир 5 елга түләүсез файдалануга бирелә. 5 елдан соң аны йә шәхси милек итеп алырга, йә арендалый башларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100