Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 елдан озагракка контракт төзегән хәрби 10 млн сумга кадәр бурычын гамәлдән чыгара ала
1 елдан озагракка контракт төзегән Россия хәрбиләре 10 миллион сумга кадәр бурычын гамәлдән чыгара ала. Бу турыда «Татар-информ» яза.
1 декабрьдән «Башкарма производство турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» һәм «РФ Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләр, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының кредит килешүләре (займ килешүләре) буенча йөкләмәләрен үтәүнең үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон үз көченә керде.
Хәзер Россия армиясендә бер елдан артыграк хезмәт итү турында контракт төзегәндә бурычлы кешенең яки аның ире/хатынының кредит һәм ипотека буенча 10 миллион сумга кадәр башкарма производстволары туктатыла.
Башкарма производстволарны оператив рәвештә туктату һәм барлык арестларны гамәлдән чыгару өчен хәрбиләргә эш көнендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең башкарма производство алып барыла торган структур бүлекчәсенә яки Россия Федераль суд приставлары хезмәте территориаль органының идарә аппаратына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук контракт хезмәтенә сайлап алу пунктларында мәҗбүри үтәтү органының кизү хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз