news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьдән озак саклана һәм бәйрәм табынына куела торган азык-төлекнең бәясе артачак

1 декабрьдән Россиядә озак саклана һәм бәйрәм табынына куела торган азык-төлек кыйммәтләнәчәк, дип саный икътисад фәннәре кандидаты Михаил Беляев. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул кибетләрдә бәяләрнең ничә процентка артачагын фаразлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиялеләр Яңа елны киң колач белән билгеләп үтәргә күнеккән һәм бәйрәм табынына куела торган азык-төлекнең бәясе, һичшиксез, декабрьнең беренче көннәрендә арта башлаячак, ди Беляев.

«Мондый азык-төлек товарлары, беренче чиратта, озак саклан торганнарының бәясе инде 1 декабрьдән үк акрынлап арта башлаячак», - дип искәртте ул.

Икътисадчы сүзләренчә, балык деликатеслары аеруча нык кыйммәтләнәчәк.

«Балык һәм уылдык кебек деликатесларның бәясе 10-15 процентка артачак», - дип фаразлый Беляев.

Шәраб, коньяк һәм ысланган ризыкларның да бәясе артырга мөмкин, ди ул.

«Ысланган ризыклар һәм алкоголь 10 процентка артыр, мөгаен. Яхшы шәрабларның кыйммәтләнәчәге дә шик уятмый, бу шулай ук коньякларга да кагыла», - диде Михаил Беляев Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш якынча 5 процентка кыйммәтләнәчәк, дип фаразлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100