news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең концерты узды, Мәрҗани мәчетендә күргәзмә оештырылды, “Болгар радиосы” премиясендә яңа номинацияләр булачак.

“Болгар радиосы” милли премиясендә иң яхшы аранжировка ясаучыны бүләкләячәкләр/ Быел “Болгар радиосы” V милли музыкаль премиясендә яңа номинацияләр булачак.

Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча ил комитеты республика эшен югары бәяли/ Комитет рәисенең беренче урынбасары Ольга Окунева Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендәге мөмкинлекләрдән канәгать калуларын әйтте.

Баласына бакчада урын булмаган гаиләләргә өстәмә федераль ярдәм сорала/ Бу хакта бүген Казанда Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет утырышында Т.Ларионова белдерде.

Гай Таһиров иҗатын Россия галимнәре бәяли/ Быел Татарстанның халык артисты, балетмейстер, педагог Гай Таһировка 110 ел тулды.

Дәүләт Советы өченче һәм аннан соңгы балаларга да ана капиталын бирү тәкъдиме белән чыкты/ Ана капиталы кертелгәч, 2007 елдан Россиядә 7 млн нан артык гаилә сертификат алган, диде Т.Ларионова Россия Дәүләт Думасы комитеты утырышында.

Беренче Җәмигъ мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан Мәрҗани мәчетендә күргәзмә оештырылды/ Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхесенә, гаиләсенә, эшчәнлегенә, шулай ук мәдрәсәгә һәм бистәгә караган документлар халыкка беренче тапкыр күрсәтелә.

Драматург Туфан Миңнуллин спектакльләреннән җырлар җыентыгы дөнья күрде/ Китапка "Әниләр һәм бәбиләр", "Әлдермештән Әлмәндәр" кебек танылган спектакльләрдән Туфан Миңнуллин шигырьләренә язылган җитмешләп җыр кергән.

Татар кызы "Мисс Азия" бәйгесендә "Мисс фотомодель" номинациясендә җиңде/ Күп тапкырлар гүзәллек бәйгеләрендә җиңгән Алинә Гәрәева Казанда фотомодель булып эшли.

Нәкыя Гыйләҗева: Аяз кара плащтан төшемә керде – тел бетерелүгә борчылып ята/ Камал театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча спектакль чыгарды.

Татарстан мөфтиенә һәм митрополитына “Донорлык хәрәкәтенә ярдәм өчен” медале бирелде/ Камил хәзрәт белән Феофанны Кан хезмәтенең Бөтенроссия форумында бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100