news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 декабрьдән ерак арага йөрүче поездларга билетларны кире кайтару кагыйдәләре үзгәрә

1 декабрьдән ерак арага йөрүче поездларга билетларны кире кайтару кагыйдәләре үзгәрә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Декабрь башыннан Россиядә тимер юл билетларын кире кайтару кагыйдәләре үзгәрә. Җыем хәзерге вакытта 3,7 сум булса, 1 декабрьдән ул билет бәясенең 1-10 процентын тәшкил итәчәк. Бу Россия тимер юллары хәбәреннән күренә.

Түбәндәге шкала гамәлдә булачак:

– 1 процент күләмендәге җыем – поезд кузгалып китәргә 45 тәүлек һәм аннан да күбрәк вакыт калганда кире кайтарганда;

– 3 процент күләмендә – 30дан 44 тәүлеккә кадәр срокта кире кайтарганда;

– 5 процент күләмендә – 10нан 29 тәүлеккә кадәр срокта кире кайтарганда;

– 10 процент – поезд кузгалып китәргә ун һәм аннан азрак тәүлек калганда кире кайтарганда.

Шул рәвешле, пассажир билетны никадәр иртәрәк кире кайтарса, җыем күләме дә шулкадәр азрак булачак.

30 ноябрьгә кадәр гамәлдә булган ерак арага йөрүче поездга билетны кире кайтару өчен 3,7 сум күләмендә җыем 2020 елда коронавирус пандемиясе фонында кертелгән иде. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, бу билетларны кире кайтарулар санының өч тапкырдан күбрәккә артуына китергән.

Быелның июлендә тимер юл билетларын кире кайтарган өчен түләүне арттыру тәкъдиме белән нәкъ менә Федераль монополиягә каршы хезмәт чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot