Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 декабрьдән чит ил кешеләре Россиягә килгәндә биометрик мәгълүматларын тапшыра башлый
1 декабрьдән гамәлгә кертелгән эксперимент кысаларында Россиягә чит илләрдән килүче гражданнар чик аша узганда техник мөмкинлекләр булган барлык пунктларда биометрик мәгълүматларын тапшырырга тиеш була. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Апробация 2026 елның 30 июненә кадәр гамәлдә була. Аннан соң визасы булмаган чит ил кешеләре Россиягә килер алдыннан 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча биометрия тапшыру өчен электрон гариза тутырырга тиеш булачак.
Искәрмә булып Белоруссия гражданнары, 6 яшькә кадәрге балалар һәм дипломатик яки хезмәт паспорты белән килүче чит ил кешеләре тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз