news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьдән җәйге тәгәрмәчләрдә йөргән өчен штраф каралган

1 декабрьдән кышкы чорда җәйге тәгәрмәчләрдә йөргән өчен 500 сум күләмендә штраф янарга мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминский.

«2023 елның маенда РФ Хөкүмәтенең карары кабул ителде (1993 елдан), ул транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела торган төзексезлекләр исемлеген ачыклады. Аларга, аерым алганда, кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиннарның булмавы кертелгән. Шулай итеп, 1 декабрьдән февраль ахырына кадәр җәйге тәгәрмәчле транспорт чараларында йөрү тыела», - дип кисәтте юрист.

Хаминский аңлатканча, бу тыюны үтәмәгән өчен машина йөртүчеләрне КоАП 12.5 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

«Әлеге хокук бозу өчен санкция шактый йомшак булуга карамастан (кисәтү яки 500 сум күләмендә административ штраф салу), машина йөртүчеләргә үз куркынычсызлыгы өчен канун таләпләрен үтәргә һәм юлларга кыш көне җәйге резинада чыкмаска кирәк», – дип өстәде юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100