news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 декабрьдә «Татмедиа» бинасы янында аноним рәвештә ВИЧка тест тапшырып булачак

Дүшәмбе көнне, 1 декабрьдә, Казанда «Татмедиа» бинасы алдында ВИЧка бушлай аноним тест тапшырырга мөмкин булачак.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Декабристлар урамы, 2 адресы буенча тест-мобиль эшләячәк. Теләге булган һәркем тикшерү уза һәм белгечләрдән консультация ала алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot