news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьдә башланачак инвалидлар декадасында Мәскәү артистлары да катнаша

Игорь Крутой, Динә Гарипова һәм башка танылган шәхесләр Казанның инвалид балалары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 1 декабрьдә башланачак инвалидлар декадасында традиция буенча мәдәни программа оештырыла. Шәһәрдә концерт, фестивальләр, спорт ярышлары һәм экскурсияләр узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Пәнҗешәмбе көнне, 30 ноябрьдә, 18 нче музыка мәктәбендә “Йөрәк белән тыңлыйм” – “Слушая сердцем” фестивале уза. Биредә сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә укучы физик мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясаячак.

“Әлеге талантлы балалар өчен сюрприз әзерләнгән . Ул - "Добрая волна" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале. Казанга, инвалид балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау өчен, 30 ноябрьдә Владимир Пресняков, Наталья Подольская, Анита Цой, Доминик Джокер, Динә Гарипова һәм, билгеле, маэстро Игорь Крутой киләчәк”, - дип җиткерде Фәттахов.

Тагын бер чара – “Возьмемся за руки, друзья” фестивале гала-концерты “Әкият” курчак театрында 15 декабрьдә узачак. Анда Татарстаннан 450 катнашучы булуы көтелә һәм аларны карарга 600ләп тамашачы киләчәк.

Декада барышында физик мөмкинлекләре чикле балалар төрле мәдәният учреждениеләренә, Казан Кремле музей-тыюлыгына бара алалар.
Фестивальләр, вакансияләр ярминкәсе, түгәрәк өстәлләр һәм концертлар барлык районнарда узачак. Декаданы йомгаклау уңаеннан С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 7 декабрьдә тантаналы концерт узачак.

Шул ук көнне ”Ак Бүре” спорт комплексында “Көчле рухлылар” ярышы оештырыла. Анда физик мөмкинлекләре чикле 140лап кеше катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100