news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне кысаларында флэшмоб узачак

“Татмедиа” агентлыгында матбугат очрашуы үтәчәк

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә СПИД 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра.
Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көнен үткәрүгә багышланган чаралар кысаларында быел республика күләмендә массакүләм акцияләр, ачык дәресләр, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча видеолекторияләр, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү буенча халык өчен лекцияләр узачак.
Казанның югары уку йортлары студентлары өчен ВИЧ-инфекциягә тестлаштыру үткәрү ниятләнә.
30 ноябрьдә шул уңайдан “Татмедиа” Республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар иминлеген яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узачак. 29 ноябрьдә “Кольцо” сәүдә үзәгендә иҗади төркемнәр чыгышы белән, тематик конкурслар, викторина үткәрелеп һәм призлар уйнатылып массакүләм акция оештырылачак. Волонтерлар ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча яктырту материаллары өләшәчәк.
СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көненең максаты ВИЧ/СПИД турында глобаль хәбәрдарлыкны арттырудан һәм пандемия каршында халыкара теләктәшлекне күрсәтүдән гыйбарәт.
2011-2015 елларда СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көннәре “Нуль билгесенә ирешү: яңа ВИЧ-инфекцияләрне булдырмау. СПИД нәтиҗәсендә үлемнәрнең нульгә тәңгәл булуы” шигаре астында үткәрелә, бу хәлиткеч карарларның барлык ВИЧ-йогышлыларны дәвалауга һәм аларның хокукларын яклауга юнәлтеләчәген аңлата.
2012 нче елның 21 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 15206 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән (100 мең кешегә – 402,4 нисбәтендә), аларның 14188е – Татарстан халкы, 1018 кеше куелган ВИЧ-инфекция диагнозы белән башка төбәкләрдән килгән. 3 мең авыру дөнья куйган, шул исәптән СПИДтан 503 кеше үлгән. ВИЧ-йогышлы аналардан барлыгы 1663 бала туган, 79 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100