Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 августтан тупланма пенсияләр яңадан исәпләнәчәк
Россиянең социаль фонды 1 августтан тупланма пенсияләрне ел саен яңадан санаячак, аның нәтиҗәсендә түләүләр 17,3 процентка артачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин.
«Быел, Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, тупланма пенсияләрне 17,3 процентка арттыру гамәлгә ашырылачак, бу инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкырга артык. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 5,6 процент тәшкил иткән», – диде Балынин.
Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, пенсионерларга гариза бирү кирәк булмаячак, дип ачыклык кертте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз