news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августтан цифрлы телевидениенең беренче мультиплексына төбәк тапшырулары да керәчәк

"Татарстан ДТРК" җирле яңалыклары "Россия 1" һәм "Россия 24" каналларында трансляцияләнәчәк.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Айрат Мөхәммәдьяров). Татарстан халкының 98 проценты август аеннан җирле яңалыкларны РТРС-1 цифрлы канал пакеты аша карый алачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га республиканың Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәрендә (РТРС). "Татарстан ДТРК" төбәк яңалыклары "Россия 1" һәм "Россия 24" каналларында трансляцияләнәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстандагы Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәренең белгечләре өстәмә җиһазны сыный. Ул төбәк контентын тапшырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Хәбәр ителгәнчә, кирәкле җиһазларны монтажлау эшләре республиканың һәр 87 ретрансляторында да тәмамланган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot