news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августтан поезд билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый

Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә.

1 августтан поезд билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). 1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә. Хәзер тимер юл билетларында җирле вакыт кына күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә. Бу закта RT хәбәр итә.

Юл йөрү документларының вакытны күрсәтү форматы үзгәргән бланклары сатуга 4 майдан чыкты.

Җирле вакыт турында мәгълүмат поездлардагы таблоларда, платформалардагы күрсәткечләрдә һәм вокзаллардагы электрон сәгатьләрдә чагылачак 

news_right_1
news_right_2
news_bot