news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 августтан кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле

Социаль сәясәт буенча Федерация Советы комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова 1 августтан кемнәрнең пенсиясе артачагын сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Узган елда эшләгән һәм эш бирүчеләре пенсия системасына взнослар түләгән пенсионерларның пенсиясенә 1 августта төзәтү ясалачак», - диде сенатор.

Елена Бибикова әйтүенчә, пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга кирәк түгел. Өстәмә акча пенсия системасына килгән суммага бәйле, ягъни индивидуаль булачак. Төгәл сумманы Пенсия фондында белергә була.

1 июньдә Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләме арткан иде. һәр пенсионер өчен өстәмә акча шулай ук индивидуаль билгеләнә. Төгәл билгеләнгән түләү һәм иминият өлеше артты. Әгәр пенсия 20 мең булган икән, ул ике меңгә артты. Шулай ук социаль пенсияләр белән бәйле булган яшәү минимумы арттырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100