news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләячәкләр

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү, елдагыча, 1 августта башкарылачак. Бу индексация түгел, ә өстәмә, ул эш бирүченең узган елда эшләүче пенсионерлар өчен социаль взнослар түләвенә бәйле. Арту күләме индивидуаль исәпләнә, әмма ул закон буенча өч пенсия коэффициентыннан артмаска тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Эшләүче пенсионерлар, планлы индексацияләрне исәпкә алмыйча, иминият пенсиясен һәм аңа фиксацияләнгән түләүне алалар. Аларның пенсияләрен яңадан исәпләү, пенсионерларның узган елгы гомуми хезмәт хакы дәрәҗәсен исәпкә алып, һәр елның 1 августында була.

2023 елда пенсия коэффициенты бәясе 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиягә максималь өстәмәсе 372,31 сум булачак», - дип аңлатты «Российская газета»га юрист, арбитраж идарәчесе Анна Хрусталева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100