news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августта «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга корбан итләре тарата башлый

Итләрне дин һәм милләткә карамыйча күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һ.б. өләшәчәкләр.

1 августта «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга корбан итләре тарата башлый
dumrt.ru

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 1 август көнне Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга һәм социаль оешмаларга Корбан гаете уңаеннан корбан итләре тарата башлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Итләрне дин һәм милләткә карамыйча күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һ.б. өләшәчәкләр. Ит өләшү 14:30 сәгатьтә башланачак. Адресы: Казан, Тукай урамы, 3нче йорт. 

news_right_1
news_right_2
news_bot