news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августта «Мунчәли укулары» XIX-төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр ел саен төбәкара рухи җыен – «Мунчәли укулары» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелеп килә. Әлеге чара күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның ярдәме һәм хәер фатихасы белән үткәрелә башлаган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган әлеге җыен халкыбызның көтеп алган, шушы җирлекнең брендына әйләнгән, төбәкара статуска ия булган чара буларак билгеләп үтелә. Чарага республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать һәм фән эшлеклеләре чакырылган.

Җыен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һәм теләкләшлеге белән үткәрелә.

Динебезне, милләтебезне һәм яшь буынны тәрбияләү үрнәкләрен күрсәтү буларак XIX нчы «Мунчәли укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе быел 1 августа узачак һәм ул «Гореф‑гадәтләр — милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлана. Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт» – дигән. Шушы фикергә таянып быелгы җыенда милли киемнәргә, гореф-гадәтләрәгә, йола күренешләргә, аларны саклауга һәм киләчәк буынга тапшыруга зур игътибар биреләчәк.

Җыен иртәнге 9.00 сәгатьтә күргәзмәләр белән башланып китәчәк. Кургәзмәләрдә, татар-мишәр халкының киемнәрен, гаилә ядкарләрен, шамаиллар, шәхси архив экспонатларын күреп булачак. Милли гореф-гадәтләр, йола күренешләр, тамбурлы чигү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, вокал, милли уен коралларында уйнау буенча остаханәләр, мастер-класслар белән танышып булачак. Остаханәләрне Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot