Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 августта Казансу елгасы участогында кече үлчәмле суднолардан файдалану тыела
1 августта Казансу елгасының Миллениум күпереннән алып Кремль дамбасына кадәрге участогында кече үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, прогулка һәм спорт судноларын куллану тыела.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бу «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен үткәрү белән бәйле. Акваториядә кизү торуны ведомство көчләре һәм чаралары тәэмин итәчәк.
«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме «Казан» Гаилә үзәге территориясендә шимбә көнне, 1 августта уза. Ул авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә карата кызыксынуны арттыруга багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз