news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 атнада 25 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган

Казанда шундый 7 очрак ачыкланган, Чаллыда - 4

  (Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 2-8 апрельдә 25 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

Аерым алганда, Казанда шундый 7 очрак теркәлгән, Чаллыда – 4, Азнакай, Баулы, Алабуга, Зәй һәм Лениногорскида - 2 шәр очрак, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Сарман районында – 1әр.

news_right_1
news_right_2
news_bot