news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әлмәт халкы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган мелодраманы аншлаг белән карады, Благовещенск татарлары милли-мәдәни оешма төзергә җыена.

Әлмәт халкы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган мелодраманы аншлаг белән карады / "Синсез килгән язлар" спектаклен карарга автор үзе дә килгән иде.

Себер татарлары “Себер сандугачы” бәйгесе уздырды / Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.

Симферополь янында мәчет территориясендә өмә үткәргәннәр / Чарада йөзгә якын кеше катнашкан.

Казан консерваториясе дәф, думбыра, саз һәм гармунлы этноконцертка чакыра / Тамашада «Бәрәкәт», «Бәрмәнчек», «Риваять» төркемнәре, гармунчы солистлар А.Ахунов, Р.Гыйниятов, И.Шәрипов катнаша.

Самара татарлары умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары уздырган / Барлык җиңүчеләр акчалата бүләкләр һәм дипломнар, шулай ук ярышлар символы – бал белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

Татарстанда томан төшәчәк / Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне һава шартлары начарлануы турында кисәтә.

Благовещенск татарлары милли-мәдәни оешма төзергә җыена / Благовещенск шәһәрендә беренче тапкыр Сабан туе оештыру турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100