news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән Тукай үзәк район хастаханәсе Covid-госпиталь буларак эшләүдән туктый

Чаллы шәһәрендә урнашкан Тукай үзәк район хастаханәсе коронавирус белән авыручы кешеләрне кабул итүдән туктады. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» корреспондентына шул турыда хәбәр иттеләр.

«Covid-госпиталь статусы 1 апрельдән бетерелә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Шулай итеп, киләсе айның беренче көненнән үзәк район хастаханәсе гадәти стационар буларак эшли башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100