Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Аны үткәрү турындагы карарны 30 мартта Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Чакырылышка 18-27 яшьлек 147 мең кеше эләгә, шул ук вакытта ул Россиянең дүрт яңа төбәгенә кагылмый. Ә армиягә яңа алынган солдатлар аларның территориясендә хезмәткә җибәрелми.
Соңрак Генштабта мобилизациянең икенче дулкынын үткәрү турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар. РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе Владимир Цимлянский сүзләренчә, махсус хәрби операция максатларын үтәү өчен иреклеләр һәм контрактчылар да җитәрлек, соңгы вакытта аларның саны арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз