news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 8,6 проценка артты

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр план буенча индексацияләнде. Аларның күләме 8,6 процентка арткан. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда искәртеп узды.

Түләүләр арту Россиядә яшәүче 4 миллион кешегә кагыла. 1 апрельдән түләүләр социаль пенсияләр алучылар өчен артты. Шулай ук иминият өчен җитәрлек стажлары булмаганнарга дәүләт түли торган пенсияләрнең күләме дә индексацияләнде.

Мондый индексация ел саен була, аның күләме пенсионерның алдагы ел өчен яшәү минимумы арту темпларына бәйле.

Бу максатка 2022 елда федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум бүлеп бирелде, диелгән министрлыкның хәбәрендә.

Пенсияләр Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча арттырылды. Элегрәк ул катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, россиялеләрнең барлык пособиеләре һәм пенсияләре план буенча индексацияләнәчәге турында белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot