news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдән Россиядә акча күчерү кагыйдәләре үзгәрә

1 апрельдән Россиядә акча күчерү кагыйдәләре үзгәрә
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның 1 апреленнән Россиядә акча күчерүне гамәлгә ашыруның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Мери Вәлишвили белдерде, дип яза РИА Новости.

«2026 елның 1 апреленнән акча күчерү кагыйдәләренә төзәтмәләр үз көченә керә», – дип сөйләде ул.

Эксперт сүзләренчә, үзгәрешләр техник характерда һәм илкүләм түләү системасын үстерүгә, шулай ук аны халыкара стандартларга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Яңа таләпләр нигезендә, «түләүче» реквизитында юридик затларга һәм банкларга тулы яки кыскартылган атама күрсәтергә кирәк. Физик затларга хәзер фамилия, исем һәм әтисенең исемен тулысынча язарга кирәк. Шәхси эшмәкәрләр тулы исемен генә түгел, ә үзләренең хокукый статусын да күрсәтергә тиеш, ә шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар – өстәмә рәвештә эшчәнлек төре һәм ИНН күрсәтергә тиеш була.

Үзгәрешләр «түләүне билгеләү» реквизитына да кагылачак. Анда товарлар, эшләр һәм хезмәтләр турында җентекле мәгълүмат, шулай ук килешүләрнең номерлары һәм даталары һәм башка документлар булырга тиеш. Шул ук вакытта текст күләме 210 символ белән чикләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot