Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 апрельдән маркировкалы товарларны сатуны контрольдә тоту көчәйтелә
2026 елның 1 апреленнән маркировкалы продукция белән эшләү өлкәсендә яңа кагыйдәләр кертелә. «Гадел билге» системасы сертификатлары яки декларацияләре булмаган товарларны ачыклаячак, шуннан соң касса җиһазлары мондый товарны сатмаячак, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».
Чикләүләр 2025 елның 1 сентябреннән соң әйләнешкә кертелгән хушбуйларга, сырага, аяк киемнәренә, савыттагы суга һәм машина тәгәрмәчләренә кагылачак. Документларның гамәлгә яраксызлыгы турындагы мәгълүмат системага кергәннән соң мондый товарны сату мөмкин булмаячак.
Контроль механизмы түбәндәгечә эшләячәк: сатучы маркировка кодын касса аппаратына карата, касса «Гадел билге» системасыннан мәгълүмат соратып ала һәм реаль вакыт режимында товар турында мәгълүмат китерә. Әгәр код системада табылмаса, димәк товар законлы рәвештә сатылмый, аның срогы чыккан яки ул дәүләт органнары карары нигезендә сатудан алынган. Мондый очракта операция туктатыла һәм товар сатылмый. Интернет булмаган очракта касса кибетнең локаль базасын куллана.
Тәмәке, сөт продукциясе, антисептиклар, велосипедлар һәм ветеринария препаратлары өчен дә шундый ук контроль чаралары гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз