Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 апрельдән кемнәрнең югары социаль пенсия алачагын әйттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән 4,3 млн россияле 6,8 процентка индексацияләнгән социаль пенсия алачак.
«Социаль пенсияләр дәүләт тәэминаты буенча пенсияләргә керә: бу картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсияләр», - дип аңлатты Бессараб.
Ул ассызыклаганча, бу социаль пенсия алучыларның барысына да кагылачак, шул исәптән тиешле хезмәт стажы булмаганнарга да, бу аларның керем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Картлык буенча социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясеннән биш елга соңрак билгеләнә, чөнки гражданин я эшләмәгән, я кирәкле иминият стажын, яисә индивидуаль пенсия коэффициентларын җыя алмаган», – дип ачыклык кертте депутат.
Мәсәлән, 1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме мең сумга артып, 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларның социаль пенсиясенең уртача күләме 1,6 мең сумга, 24,5 мең сумга кадәр арта.
Арту күләме пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле булачак. Яңадан исәпләү автомат рәвештә бара, моның өчен беркемгә дә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз