news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә балалар бакчаларын комплектлау эше башлана

2021 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчаларына кабул итү буенча хезмәт күрсәтүне регламентташтыра торган федераль законга үзгәреш керде. Аның белән бергә бу хезмәтне күрсәтү механизмы да үзгәрде. «Электронный детский сад» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына үзгәрешләр кертелде, анда балаларны балалар бакчаларына кабул итү буенча гаризалар эшкәртелә һәм аларның чираты формалаштырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

Урыннар балалар бакчасына гаризада күрсәтелгән йөри башлаячак көнгә туры китерелеп бүленә. Теләгән кабул итү датасы җиткәнче, чираттагы позиция күрсәтелми. Ата-аналарның Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән барлык гаризалары саклана.

Ата-аналарга комплектлау мәсьәләләре буенча консультация кайнар линия телефоннары аша үткәрелә:

Казан шәһәре:

223-22-10 ,223-23-80 (Казан шәһәре мәгариф идарәсе);

560-57-64, 292-68-55 (Киров-Мәскәү районнары);

522-87-42,292-09-30,292-68-55 (Яңа Савин - Авиатөзелеш районы)

223-23-80 (доб.66336),224-33-80,292-09-30 (Идел буе-Вахитов районнары)

223-23-80 (өст.66331, 66332), 272-31-26, 292-34-65 (Совет районы)

Чаллы шәһәре:

(8552)56-14-71, (8552)56-12-67

Яшел Үзән муниципаль районы:

(84371) 4-97-53

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында шулай ук балалар бакчаларын комплектлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли:

(843)294-95-08 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Белешмә:

Алдан бирелгән гаризаның статусын ата-аналар Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерә ала (https://www.gosuslugi.ru/10909). Гаризада вәкил буларак күрсәтелгән ата-ана гына мәгълүмат җибәрүгә подпискага языла ала.

Әгәр Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы гаризага «Направлен да ДОО» статусы билгеләнсә, ата-аналарга балалар бакчасына 30 көн эчендә килергә кирәк.

Ата-аналар балалар бакчасын алыштыру, кирәкле учреждениене өстәү, ташламалы документларны раслау буенча күп функцияле үзәкләргә яки яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100