news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдән иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк

1 апрельдән иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2027 елның 1 апреленнән Россиядә иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте журналистларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости яза.

«1 апрельдән пенсиянең иминият өлешен хезмәткә түләү фонды дәрәҗәсенең үсеш темпларына индексацияләү күздә тотыла. Әлегә бу 3,3 процент, ахыргы саннар 2026 ел нәтиҗәләре буенча, аларның нинди фактик булуына бәйле рәвештә барлыкка киләчәк», - диде Голикова.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков презентациясендә 2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 6,8 процентка һәм 1 апрельдән 3,3 процентка, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot