news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән балалар бакчасына йөри башлау өчен әти-әниләрдән гаризалар кабул итәләр

1 апрельдән Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә балалар бакчаларын комплектлау башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

2021 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчаларына кабул итү хезмәтләрен күрсәтүне регламентлаштыручы федераль канун үзгәрде. Аның белән бергә бу хезмәтне күрсәтү механизмы да үзгәрде. «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына үзгәрешләр кертелде, анда балаларны балалар бакчаларына күчерү буенча гаризалар эшкәртелә һәм аларның чираты формалаша.

Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Сез теләгән дата җитмичә, позиция чираттагы рәвештә чагылмый. Ата-аналарга элек бирелгән гаризаларның барысы да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша саклана.

Комплектлау мәсьәләләре буенча ата-аналарга консультация кайнар линия телефоннары буенча гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100