news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чарада республиканың миллионнан артык кешесе катнашуына өметләнә.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Оксана Романова). 1 апрельдә Татарстанда тир--якны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.
 
"Сер түгел, әлеге чарада иң зур активлыкны мәктәп укучылары һәм студентлар күрсәтә. Узган ел Татарстанның миллион кешесе тирә-юньне һәм ишегалларын тәртипкә китерү өчен урамнарга чыкты. Быел аларның саны кимемәвенә шикләнмим, һәм без укучы яшьләрнең әлеге эшкә уңай карашын күрербез", – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot