news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдән сугыш ветераннары өчен түләүсез тимер юл билетлары рәсмиләштерелә башлады

3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Россия территориясендә ерак араларга йөрүче поездлардан бушлай файдалана алачак

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Инде хәбәр ителгәнчә, 3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Россия территориясендә ерак араларга йөрүче поездлардан бушлай файдалана алачак. Түләүсез юл йөрү билетларын рәсмиләштерү инде 1 апрельдән башланды. Ветеранга аны алу өчен билет кассасына шәхесне раслаучы һәм юлда түләүсез йөрү хокукын бирүче документларны тәкъдим итәргә генә кирәк.
Ветераннар өчен билетлар барлык типтагы поездларда купе, плацкарт һәм утыру өчен урыннары булган вагоннарга рәсмиләштерелә. “Россия тимер юллары” ның рәсми сайты хәбәр итүенчә, түләүсез билетлар чит илләр аша узучы транзит поездларга да рәсмиләштерелә ала. Бу билетлар нигезендә 3-12 май аралыгында сәфәр саны чикләнмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot