news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән Россиядә пенсия 4,1 процентка артачак

Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертәчәк. 2018 елның 1 февраленнән федераль ташламалардан кулланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләчәк”, – дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

Пенсия, пособие һәм социаль түләүләрне арттыру – РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Дәүләт башлыгы илнең үсешен өстенлекле өлкәләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100