Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 апрельдән чит ил паспортларын “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша рәсмиләштереп булачак
Беренче булып бу система Мәскәүдә эшли башлаячак
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). 1 апрельдән россиялеләр чит ил паспортларын gosuslugi.ru порталы аша рәсмиләштерә ала. РФ Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский заявкаларның “Госуслуги” Интернет-порталы аша кабул ителә башлаячагын хәбәр итте. Беренче булып бу система Мәскәүдә эшли башлаячак.
Бүгенге көндә җиһазларны тикшерү һәм гражданнарның электрон гаризалары белән эшләячәк персоналны укыту бара. Хәзер Федераль миграция хезмәте бүлекләрендә, сезонга хас булганча, чит ил паспортларын рәсмиләштерергә теләүчеләрнең зур агымы күзәтелә. Аларның күпчелеге 10 ел вакытка исәпләнгән биометрик паспортлар ала. Бу хакта үзәк мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз