news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана

Беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана. Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренчә, беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза.

Беренче этапта, 1 апрельдән — 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән — 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә полиция һәм хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия булачак.

Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.

Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне дәвамында балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарыла. Башка микрорайондагы балалар өчен ул биш эш көне эчендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100