news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдә Кабан күле яры буенда зур өмә уздырыла

Өмә #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында оештырыла.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1 апрельдә Казанда беренче язгы шимбә өмәләренең берсе Кабан күле яры буенда узачак. Ул 1 апрельдән Татарстанда старт алучы #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында оештырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев белдерде.

Министр сүзләренә караганда, бүгенгә 200дән артык кеше өмәдә катнашырга теләк белдергән. “Өмәне музыка белән зур күңелле чара итеп оештыру ниятләнә”, – ди ул.

Фәрит Габделганиев 1 апрельдән әйләнә-тирәне чүптән арындыру буенча өмәләрнең, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай кебек шәһәрләрдә дә үткәрелә башлаячагын әйтте. Министр #ЭКОяз2017нең символы аккош булачагын искәртеп, аның рәсеме эмблема итеп алынганын да билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100